“Алнас” “Башнефть” компаниясе белән озак сроклы контракт төзеде
"Римера" төркеменең Әлмәттәге "Алнас" заводы "Башнефть" адресына запас частьлар җибәрүне 10%ка арттыра.
"Римера"ның машина төзү предприятиесе "Башнефть"нең сервис бүлекчәсе - Нефтекамск нефть җиһазлары заводы белән запас частьлар җибәрүгә өч еллык контракт төзеде.
Җиңеп чыккан тендер шартлары буенча "Алнас" май-июль айларында гына да 95 меңнән артык деталь һәм узел җибәрәчәк.
"Запас частьларның иң күп төрләрен без төп клиентларыбызның берсе булган Нефтекамск нефть җиһазлары заводына җибәрәбез, - диде "Алнас" заводының директоры Сергей Саченко. - Бу предприятие белән озак сроклы контракт безнең заводны якын перспективага тотрыклы заказлар белән тәэмин итәчәк".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа