Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Алнас” “Башнефть” өчен яңа модификацияле насослар чыгара башлый

"Алнас" заводында "Башнефть" компаниясе таләпләренә туры китереп яңа модификациядәге насослар җитештерүгә техник аудит уңышлы төгәлләнде.

Аудит барышында компания белгечләре җитештерү процессын, сынау җиһазларын, әзер продукцияне саклау шартларын, сыйфат менеджменты системасы буенча документларны тикшерделәр.

Тикшерүдән күренгәнчә, яңа серия насосларны эшләп чыгаруның технологик процесслары нефть компаниясенең таләпләренә туры килә.

"Аудит безнең өчен бик әһәмятле, - диде "Алнас"ның башкаручы директоры Сергей Саченко, - чөнки аның нәтиҗәләре буенча яңа җиһазларның беренче партиясен "Башнефть"кә җибәрү турында карар кабул ителәчәк".
http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250