Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Алнас” авыр запасларны чыгару өчен яңа продукт эшләп чыгаруны үзләштерде

"Римера" төркеменең Әлмәттәге "Алнас" заводы яңа модульле гидросаклагычның квалификацион сынауларын уңышлы тәмамлады.

Ул "Татнефть" компаниясендә промысел сынаулары үтәчәк. Алтынчы габаритлы модуьле гидросаклагычның конструкциясе югары температурага чыдамлы көчәйтелгән терәк белән башкарылган. Ул күчәр өлешенә 3500 кг/с.га кадәр авырлык килә торган, 170 градуска кадәр температуралы шартларда эшләү өчен билгеләнгән. Модульле принцип насос җайланмаларына оператив рәвештә ремонт ясарга, техник хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә. Гидросаклагыч нефтьне сыеклату өчен кайнар пар кудырыла торган горизонталь скважиналарда кулланылачак.

"Яңа эшләнмә иң элек Татарстанның иң зур нефть компаниясе скважиналарында сынау үтәчәк, - ди "Алнас"ның башкаручы директоры Сергей Саченко. - Потенциаль заказчыларыбыз арасында без шулай ук күрше төбәкләрдәге предприятияләр - "Белкамнефть", "Удмуртнефть" һәм "Римера-Сервис-Поволжье" булыр дип уйлыйбыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса