Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Алнас” "Ел хәйриячесе-2013" республика конкурсында җиңүче булды

"Римера" дәүләт корпорациясенең Әлмәттәге "Алнас" заводы "Хәйрияче-2013" республика конкурсының "Зур һәм урта предприятиеләр" номинациясендә җиңүче дип танылды.


2013 елда "Алнас" Әлмәтнең социаль сферасын үстерүгә 8 миллион сумнан артык акча тотты. Шәһәрнең 60 еллыгы елында "Алнас"ның финанс ярдәме белән шәһәр кешеләренең тормыш сыйфатын яхшырту юнәлешендә берничә проект тормышка ашырылды. Шул исәптән, 17 нче микрорайон территориясе төзекләндерелде, хоккей тартмасы ремонтланды, 13 нче мәктәпнең спорт залы һәм 65 нче балалар бакчасының түбәсе төзәтелде. Футбол буенча балалар спорт мәктәбе үсешенә 4 миллион сумлап акча тотылды: яңа формалар сатып алынды, биналар ремонтланды.

- Химаячелек проектларын гамәлгә ашыруны 2014 елда да дәвам итәбез, - ди заводның башкаручы директоры Сергей Саченко. - Ел ахырында балалар өчен "Снежность" хәйрия фестивале үткәрүне планлаштырабыз. Безнең компания социаль яклаусыз гаиләләрнең балаларына бәйрәм бүләк итү өчен илнең иң яхшы театрларын дүртенче тапкыр китерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса