Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Альметьевский вестник” – “Әлмәт хәбәрләре” иҗтимагый-сәяси басмасының беренче саны дөнья күрде

2013 елны Әлмәтнең "кечкенә генә" медиабазары яңалык белән каршылады.

Районда мәгълүмат белән тәэмин итү өлкәсендә яңа команда эшли башлады. Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте һәм башкарма комитетның тагын бер рәсми басмасы гамәлгә куелды. 15 ел дәвамында "Яшьләр заманы" - "Молодежный меридиан" исеме белән чыккан газета быелдан "Альметьевский вестник" - "Әлмәт хәбәрләре" иҗтимагый-сәяси басмасы буларак үзен танытырга тиеш. Команданы төбәк журналистларына башкарма комитет җитәкчесе Марат Гыйрфанов тәкъдим итте.

Яңа газета атнага бер тапкыр татар һәм рус телләрендә чыгачак һәм матбугат хезмәте белән тыгыз элемтәдә торып башкарма комитет ихтыярын укучыга җиткерүдә ышанычлы корал булыр дип фаразлана (муниципалитетның үз басмасы гамәлгә куелуга карамастан "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газеталары да рәсми газета статусын саклый). Коллегаларга иҗади уңышлар телибез. Дистә елдан арткан тәҗрибәгез кыйблагызга юнәлеш бирсен.

P.S. Бу хәбәр район халкы өчен дә, журналистларга да отышлы булырга ошаган. Минемчә, төбәктә нәшер ителүче дистәләп басма, шул ук күләмгә якын электрон массакүләм мәгълүмат чаралары өчен "кояш астында үз урыныңны табу" җайлаша. Кем әйтмешли, "уңай көндәшлеккә" җирлек туа. "Рәсми"лекнең җете төсен тоныкландырып, тирә-юньгә күз салырга менә дигән форсат. Чөнки "языйм" дигән кеше бүген темага кытлык кичерми. Моның өчен тәрәзәгә бер караш ташлау да җитә.

Ләйләгөл Минаева

Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса