Әлмәт кешесе чит кеше картасы белән 10 мең сумлык азык-төлек сатып алды
Суд аңа штраф билгеләде.
Әлмәттә башкаларның банк картасыннан акча сарыф иткән ир-атны хөкем иттеләр. Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гаепләнүче вак сатып алуларда пин-кодсыз түләү мөмкинлеген куллана. Ул 10 мең сумга азык-төлек сатып алган.
Ир-ат үз теләге белән карта хуҗасына сатып алуларның тулы бәясен каплый. Суд аңа 30 мең сум штраф билгеләде.
Суд карарына әле дә шикаять бирергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia