Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Алло? “Әлмәт таңнары”мы?

"Әлмәт таңнары" газетасының һәр санын көтеп алабыз, анда язылган һәрбер җөмләне игътибар белән укыйбыз" - редакциягә мондый эчтәлектәге шалтыратулар бик еш булып тора. Без аларның барысына да бик шат.

Тәнкыйть сүзләре булса, ул безне тагын да тырышыбрак эшләргә этәрә, мактаулар канатландыра, тәкъдимнәр эшне камилләштерергә мөмкинлек бирә.

- Газета безгә бик ошый. Безне борчый торган мәсьәләләр турында күп язасыз. Рәхмәт сезгә, - дип шалтыратты күптән түгел генә шәһәрдә яшәүче Илгизә Галимова. - Пен­сия фонды идарәсе начальнигы белән узган турыдан-туры элемтә дә бик әйбәт булды. Анда күтәрелгән сорауларга җавапларны газета битләрендә урнаштырып бик дөрес эшләгәнсез. Мин һәм күршеләрем анда үзебез өчен башка күп кенә файдалы мәгълүматлар таптык. Боз сөңгеләре турында язып, кешеләрне кисәтүегезгә дә бик шатландык. Безнең йорт түбәсендә дә асылынып тора алар. Башыңа килеп төшсә, имгәнүеңне көт тә тор. Бала-чага белән генә бер үк хәл була күрмәсен - алар йорт яныннан, тәрәзә ас­тыннан йөрергә яраталар. Мондый очлы башлы бозлар күпчелек йортта "үсеп" чыккан. Күрше йортта торак-эксплуатация участогы хезмәткәрләре бер тапкыр бәреп ваткан иде инде, боз тагын пәйда булды. Ниндидер чара күрергә кирәк бу уңайдан. Җитмәсә хәзер көннәр җылыта, кояш ныграк карый башлады. Димәк, боз сөңгеләренең саны та­гын да артачак.

- Бездә участок инспекторы булып Тимур Торчик эшли. Яшь кенә булса да, бик мәгънәле егет, - дигән сүзләр яңгырады чираттагы шалтыратудан соң телефонны күтәргәч. - Алдап, күз буып кеше талап йөрүчеләрдән сак булырга кирәклеген фатирдан фатирга кереп аңлатып чыкты. Ишегалдында очрасынмы, капка төбендәме - һәрчак уяулыкны югалтмаска кисәтеп тора. "Әлмәт таңнары" газетасына да бу уңайдан рәхмәт белдерәсе килә. Сезнең язмаларның да роле зур. Минем үземә генә дә күпме тапкыр мошенник­лар белән очрашырга туры килде. Берсендә кан басымы үлчи торган прибор сатарга теләделәр. Икенчесендә "Апа, без соцзащитадан, пенсионерларның фатир торышын ка­рап йөрибез" дип кермәкче булдылар. Милиция чакыртам дигәч, бик тиз качтылар үзләре. Берсенә дә ышанмаска кирәк. Мондый темага язмалар күбрәк басылсын иде. Ха­лык бик ул тиз ышанучан. Бигрәк тә балаң, туганың белән бер-бер хәл булды дигәндә аны-моны уйлап тормыйсың, каушап соңгы тиенеңне чыгарып саласың.

Газета укучыбыз Суфия апа Фәрдиевага да рәхмәтебезне юллыйсы килә. Ул да башкалар кебек үк газетабызны яратып укуын, андагы күркәм үзгәрешләргә сөенүен, эчтәлеге­нең тагын да тирәнәя төшүен җиткерде. Хезмәтебезгә битараф булмаганыгыз, басмабызны игътибар белән күзәтеп барганыгыз, безнең белән бергә калганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, укучыларыбыз! Языгыз, шалтыратыгыз, без һәрвакыт сезне тыңларга әзер!

Ирина Апачаева

Фото интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250