Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алимент түләмәгән әлмәтле хөкем ителгән

Әлмәт прокуратурасы 47 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Судта аны «Балаларны тәрбияләү өчен акча түләмәү» маддәсе буенча җинаять кылуда гаепле дип тапканнар.
 

2019 елның ноябреннән 2020 елның июненә кадәрге чорда ул балигъ булмаган баласын тәрбияләү өчен акча түләүдән качып йөргән.
 

Аның 81 мең сум күләмендә алименты җыелган. Моннан тыш, ул элегрәк алимент түләүдән читләшкән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.
 

Хөкем ителүче үз гаебен таныган.
 

Аңа хезмәт хакының 5 процентын тотып калу белән, 10 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса