Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алексей Песошин Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

ТР Хөкүмәте башлыгы Казанда 241 нче урта мәктәптә тавыш бирде.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

“ТР Хөкүмәте башлыгы Казанда 241 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә (Четаев ур., 1 нче йорт) 241 нче участокта тавыш бирде, - диелә хәбәрдә.

РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча Бөтенроссия тавыш бирү 2020 елның 25 июненнән 1 июленә кадәр бара. Участокларда куркынычсызлык чаралары күрелә.

Үз тавышларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов та бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса