Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр азык-төлек җыелмаларының өченче партиясен алды

Кичә Әлмәт районына «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте кысаларында азык-төлек җыелмаларының өченче партиясе килеп иреште.

Ике ай дәвамында «Ярдәм янәшә!» иҗтимагый хәрәкәтенә Әлмәт районында өч йөзгә якын волонтер кушылган.

Әлмәттә бу юнәлештә эшләү буенча Алишер Кәримов абсолют рекордчы булган. Ул 350 дән артык гаиләгә азык-төлек җыелмалары тапшырган.

- Алишерга һәм районыбызның барлык волонтерларына җаваплы хезмәтләре, ярдәмнәре һәм игелекләре өчен рәхмәт белдерәм! Сез һәрвакыт авыр хәлләрдә янәшә булып, ярдәмгә чын мәгънәсендә мохтаҗ булучыларга ярдәм кулы сузасыз, - диде район башлыгы Тимур Нагуманов.

Фото:https://www.instagram.com/nagumanovtd/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса