Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алдан тапшыру хокукына ия булган Татарстан укучылары БДИда яхшы нәтиҗәләр күрсәтте

2014 елның 21 апреленнән 8 маена кадәр гомумбелем бирү оешмалары чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен вакытыннан алдан бирү этабы узды.

Татарстанда БДИны вакытыннан алдан 16 укучы тапшырды. Алар арасында 13 укучы - спортчы, 2се - медицина күрсәткечләре буенча һәм 1се РФ чигеннән тыш даими яшәү урынына күченеп китүе белән бәйле рәвештә БДИ тапшыруга күрсәтмә алган.
Әлеге укучыларның барысы да вакытыннан алда рус теле һәм математика буенча БДИ тапшырды. Рус теле буенча минималь балл күләме - 37, максималь -82. Математика буенча минималь балл күләме - 28, максималь - 78. Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алдан бирү этабында катнашкан бөтен укучылар да аттестат алачак. Имтиханнарда тәртип бозулар күзәтелмәде.

http://mon.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса