Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аларга салкын су көч, дәрт бирә

Ике көн буе шәһәр күле шау-гөр килеп торды. Чөнки быел да кышкы йөзү буенча Татарстан Республикасының V ачык чемпионаты Әлмәттә үтте. Ә икенче көнне, 26 февральдә чемпионат кысаларында "моржлар"ның ХХХVI традицион бәйрәме оештырылды.

Бу көннәрдә калабыз кышкы йөзү буенча Россиянең иң яхшы спортчыларын кабул итте. Казан, Алабуга, Лениногорск, Бөгелмә, Зәй, Чаллы, Чабаксар, Тольятти, Можга, Воткинск, Йошкар-Ола, Мәскәү, Уфа, Пермь, Октябрьск, Төмән, Саяногорск... Кунаклар исемлеген тагын да дәвам итәргә була. Алар Әлмәтне нефтьчеләр башкаласы буларак гына түгел, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы үзәк итеп тә белүләрен әйттеләр. Чынлап та, шәһәрдә һәм районда спортны үстерү, аларга яшь буынны җәлеп итү буенча зур эш алып барыла. 1976 елда ук оештырылган "Айсберг" сәламәтлек үзәген дә моңа мисал итеп китерергә була. Үзәккә йөрүчеләр кышкы йөзүне организмны чыныктыра, сәламәтлекне ныгыта, төрле авырулардан профилактика чарасы дип саный. Шимбә-якшәмбе көнне җилле салкын көн иде. Тамаша-ярышлар карарга килүчеләр җылы киемнәрдән булуларына да карамастан, битләрен салкыннан яшерергә тырышкан вакытта кышкы йөзүне үз итүчеләр кар-бозда яланаяк, су коену костюмыннан йөреп шаккаттырдылар.
Бәйрәмне ачу тантанасына Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.И.Самойлов та килгән иде. Ул үзенең чыгышында кышкы йөзүне спортның экстремаль төре дип атады, аның белән шөгыльләнүчеләрнең сәламәт яшәү рәвеше алып баруда күпләргә үрнәк күрсәтүләрен билгеләп үтте һәм, форсаттан файдаланып, һәркемне РФ Президентын сайлауларда актив катнашырга чакырды.
Нефть, газ сәнәгате тармаклары һәм төзелеш хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе М.М.Шәрәпов, ТР кышкы йөзү федерациясе рәисе В.Р.Мальцев та салкын суда бары тик көчле рухлыларның гына коена алуын искәртеп, "морж"ларга уңышлар теләде.
Бәйрәм тамашасын карарга килүчеләр байтак иде. Алар һәрбер чыгышны сокланып карады. Әнә боз өстендә Нептун үзен озатып йөрүчеләре белән пәйда булды. Аннан соң боз белән элпәләнеп торган салкын суны командирлар буйсындырды. Алар арасында кемнәр генә юк: АГНИ профессоры К.Ә.Галиев, "Татнефть" ААҖ ветераны Г.М.Мортазин, прокуратура ветераны Ю.Л.Дмитриев һәм башкалар. Арада дөнья чемпионатында катнашып призлы урыннар яулаучылар бар.
"33 баһадир"ның җисемнәренә туры китереп киенеп, суда йөзүләре шулай ук бәйрәм күркенә әйләнде. Көнчыгыш чибәрләре һәм Али-Баба чыгышы, ветераннарның һәм мәктәп балаларының йөзүе, "морж"лыкка багышлау, эстафета йөзүе, аркан тартышу һәм башкалар да мавыктыргыч үтте.
Калабызга килгән спортчылар биредә ярышлар һәм мондый бәйрәмнәр оештыру өчен барлык шартларның да тудырылуын асссызыкладылар һәм җылы кабул итүләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

И.Апачаева.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250