Әлмәт таңнары

Актаныш районында корал сатучыларны тотканнар

Татарстан хокук сакчылары Актаныш районының Чуракай авылы янында Башкортстаннан килгән 3 кешене тоткарлый.

Алар 1965 елда чыккан БМ 16 модель ау мылтыгын, ТОЗ-8М винтовкасын һәм төрле калибрдагы патроннар, Калашников автоматына магазин сатканда эләгә.

Реклама

Тоткарланучыларның берсе элек тә җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларынча, тоткарланучыларга карата Җинаятьләр Кодексының 222 маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Барысына да 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Быел республикада 34 утлы корал әйләнештән алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: