Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аксубайдан бер кыз автостоп белән Һиндстанга барып җиткән

Аксубайдан Ирина Телешева үзенең дусты белән октябрь азагында дөнья буйлап сәяхәткә чыгып киткән. Шушы көннәрдә алар Һиндстанга барып җиткәннәр.

Автостоп белән дөнья гизәргә алар күптәннән хыялланган. Ниһаять, быел юлга кузгалганнар. Ике ел эчендә яшьләр автостоп белән Австралиягә барып җитәргә, аннан корабта Көньяк Америкага йөзәргә, аннан Төньяк Американың барлык штатларын күрергә тели. Ике елдан соң Ауропа аша кабат Татарстанга кайтырга җыеналар. Юлда яшьләр үзләренең күңеленә хуш килгән урыннарда туктап ял итәләр. Интернет аша дуслары белән аралаша, алар кебек автостоп белән йөрергә теләүчеләргә киңәшләрен бирәләр икән.

Ирина Телешева 22 яшендә, Аксубайның гимназиясен алтын медальгә тәмамлаган. КФУның икътисад бүлеген бетергән, КАИда да белем алган. Соңгы югары белем турындагы дипломын алырга аз гына вакыты калган булган. Әмма Ирина укуын ташлап, үзенең хыялын тормышка ашырырга булган һәм дөнья гизәргә чыгып киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса