Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә махсус комиссия «Безнең ишегалды» программасы эшчәнлеге барышы белән танышты

Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы тормышка ашырыла.

Беренчеләрдән булып ремонт эшләре шәһәрнең Сөләйманова урамындагы 1, 3 нче; Совет урамындагы 125 нче, 8 Март урамындагы 123 һәм 125 нче йортларда башланып китте.
Эш барышы белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, "Главтатдортранс" идарәсе директоры Эдуард Данилов һәм Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова танышты.

Татарстанда ишегалларын төзекләндерү буенча биш елга исәпләнгән программа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып китте.
Төзекләндерү исемлегенә 2014 елга кадәр төзелгән, моңа кадәр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының ишегалды территорияләрен ремонтлау программасы буенча ремонт эшләре башкарылмаган йортлар кергән.

Башкарыласы эшләр комплексы 7 пунктны үз эченә ала: юллар һәм тротуарларны ремонтлау, яктырткычлар кую, эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыклары булдыру, балалар уен җиһазлары кую, ком-гравий катнашмасыннан өслекле мәйданчыклар урнаштыру һәм өлешчә яшелләндерү.

Фото:https://almetyevsk.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса