Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Акчасын урлап тотылганнар!

Бу хәл Әлмәттә була. Кеше акчасына кызыгып, үзләрен каралтканнар бит, ә?!

Октябрь азагында Әлмәт полиция бүлегенә 22 яшьлек туташ мөрәҗәгать итә. Ул ипи пешерү кибетенә кергән арада беразга гына сумкасын читтә калдыра. Моннан 35 яшьлек ике хатын оста файдалана: ачыкавызның шәхси әйберләре һәм акчасы салынган букчасын урлап белән биш меңгә "байый". Кибеттә булган видеокүзәтү камералары язмалары белән танышуга карамастан, каракларны кайнар эздән түгел, соңрак тоткарлыйлар. Хатыннар моңа кадәр дә хөкем ителгән булган һәм полиция бүлегендә профилактик учетта торган. Хәзерге вакытта тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса