Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Акча җитмәү сәбәпле Умарның операциясе кичектерелде

"Бөтен шәһәр белән ярдәм итик" хәйрия хәрәкәте һәм 25 нче мәктәп коллективы бер яшьлек Зәки Умарга чит илдә дәвалану өчен акча җыю максатыннан хәйрия концерты уздырды. Әлеге чараны оештырган олы йөрәкле, ярдәмчел Руслан Бажутовка чиксез рәхмәт!

Гадәттә, күпләр авыру балалар, аларга дәвалану өчен зур суммада акча кирәклеге турында ишетсә, "Бичара", "Ходай күрсәтмәсен", "Савыга күрсен" кебек сүзләр белән генә чикләнә. Кесәсеннән акча чыгарып бирмәүчеләргә ешрак юлыгабыз шул...

25 нче мәктәпкә килүчеләр исә йөрәк кушуы буенча азмы-күпме, хәлләреннән килгәнчә, тартмачыкка акча салырга ашыкты. Нәни Умарның савыгуын теләп, әти-әнисенә авыр хәсрәтне ерып чыгу өчен үзләреннән өлеш кертте яшьләр. Әйе, хәйрия концерты тамашачылары да, анда катнашучылар да яшьләр иде. Гәрчә чараның булачагы турында игълан озак вакыт дәвамында газеталар, ТВ аша хәбәр ителсә дә, шулай ук шәһәр буенча белдерүләр тактасына эленсә дә, урта буын һәм өлкән яшьтәге әлмәтлеләр аңа битараф калган булып чыкты. Концертта барлыгы 15973,50 сум акча җыелды. Аз, әлбәттә. Моңа кадәр шәфкатьле якташлар көче белән 291 453,23 сум акча тупланган иде. Операциянең 20 439 евро (1 042 411 сум) булуын исәпкә алганда, күлдәге тамчы кебек кенә әле.

Умар 6 апрельдә Испаниянең Текнон клиникасында тикшерелү һәм дәвалану өчен юлга кузгалырга тиеш иде. Кызганычка каршы, җыелган средстволар җитеп бетмәү сәбәпле ул 25 майга кичектерелде. Нәнигә сәламәтлеген кайтару өчен тагын 750 958 сум акча җыярга кирәк.

Зәки Умар тумыштан авыру. Аңа микроцефалия формасында перинаталь патология, спастик тетрапарез, дубль-атетоз, күрү нервлары дискларының өлешчә атрофиясе диагнозлары куелган. Умар башын тота алмый, корсагына борылып яту да аңа авыр бирелә.

Хөрмәтле әлмәтлеләр! Сабыйга тормыш, сәламәтлек бүләк итүдән читтә калмыйк.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Әлмәт бәләкәченә каты авыруын җиңәргә һәркем ярдәм итә ала. Моның өчен түбәндәге реквизитларга акча юлларга кирәк:

Сбербанк картасы номеры:

6390 0262 9010 9298 74 (Иясе: Шиһапова Евгения Владимировна)

Яндекс акча:

41001761862699 (комиссия тотыла)

Билайн:

89656112031

Электрон кошелек Webmoney:

WMR R - 413924559560 сумнар

WMZ Z - 261305876253 долларлар

WME E - 198671400706 евро

WMU U - 356814090930 гривналар.

Тулырак мәгълүматны "Вконтакте" социаль челтәрендә Умарга ярдәм рәсми төркеме аша белергә була: http://vk.com/club56908284

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250