Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Акча эшли беләсезме?

Кызык заманда яшибез. Кемнәрдер гомерләре буе тир түгеп тә байый алмый, кайберәүләр бер-ике ел эчендә ныклап аякка баса, тормышның бөтен рәхәтен күреп яши.

Әйтерсең, андыйларга читтән бәхет елмая, һавадан акча ява. Ә чынлыкта, алар акча эшләүнең җиңел юлларын белә. Юктан гына баеп киткән берничә танышымның серләрен сезгә дә бәян итим әле. Кем белә, бәлки юньле эш юк дип, эшсез ятучылар алардан үрнәк алыр?!

Йорт сатудан - бер миллион!

Рәмискә нибары 30 яшь. Әмма ул бүген кыйммәтле машинада җилдерә, гаиләсен акча белән тулысынча тәэмин итә. Гадәттә, ир кеше үз гомерендә өч әйбер эшләргә тиеш диләр: ул тәрбияләргә, агач утыртырга һәм йорт салырга. Рәмиснең, яшь булуына карамастан, ике улы үсеп килә, бакчасында агачларны да шактый утырткан, йортны да берне генә түгел, инде икенчесен салып бетерде. Моннан биш ел элек ул, булган акчасына җир сатып алып, шунда йорт төзергә кереште. Үзе генә түгел, иң якын дустын да бу бизнеска ияртте. Ике ел эчендә әллә ни кредитка батмыйча, йортны күтәреп, тулысынча ясап та бетерделәр. Бүген әзер йортларга күпләр кызыга. Сатып алучысы да озак көттермәде. Шулай итеп, Рәмиснең кесәсенә саллы гына керем керде.

- Тырышкан кешегә бүген дәүләт бөтен мөмкинлекләрне ача. Иренмә, эшлә, йөр генә! Кәгазь эше әллә ни күп түгел. Таныш-белешләрең булса, йортны да кешедән очсыз бәягә генә эшләтеп була, - дип сөйләде ул берсендә. - Сүз дә юк, беренче йортны салганда күп акча чыкты, күбесен үзебез эшләдек, кешедән дә ясаткан чаклар күп булды. Әмма бер җаена керсәң, бүген йорт салу бизнесы бер дигән табыш! Кибетләрдә нинди генә төзү материаллары юк. Ясавы, йортны төзүе дә шуңа җиңел хәзер. Элек цемент, такта, кадак һәм кирпеч кенә булган. Шулардан бөтен йортларны да салганнар. Моңа күпме осталык, тырышлык кирәк! Ә хәзер пластик тәрәзә, әзер йорт тышлыклары, төрле гипсокартоннар, кләйләр... Санап китсәң, бик күп. Шуңа да йортны ярты ел эчендә тулысы белән бетереп, башка чыгып була. Бу бизнеста иң мөһиме - уңышлы җир сатып алу. Әгәр бәхет елмайса, йортны ярыйсы гына бәягә сатып җибәрергә була.

Беренче йортын сатып кулына чиста бер миллион калса, икенчесеннән аннан да артык акча кертә. Кемнәрдер еллар буе эшләп тә бу кадәр акчаларны күрми, ә менә Рәмис кебекләр аны ярты ел эчендә "эшләп ата".

Машина бизнесы

Икенче танышым Илдар өйдә, компьютер каршында утырып кына бер-ике көндә 60 меңгә кадәр эшләргә мөмкин! Ул, заманча әйтсәк - «перекуп». Ягъни, машиналар сату-алу белән шөгыльләнә. Бүген андый вак "бизнесменнар" белән бөтен шәһәр тулган. Машина сатып алучылар да, сатучылар да күп. Алар арасындагы бу зур алмашны менә шундый «перекуплар» бәйли дә.

Илдар бу эштә инде биш ел. Моңа кадәр нефть тармагында шактый гына бил бөккән иде. Ике ел машиналар белән җенләнгәч, хөкүмәт эшеннән китте.

- 15-20 мең сум өчен көннәр буе эшләргә кирәк. Күпме вакытым әрәм була. Мин бик тырышсам ул акчаларны ике көндә, алай гына түгел, хәтта бер сәгатьтә эшли алам, - ди Илдар. Машиналар турында танышым тулы бер энциклопедия яза алыр иде. Машинаның бәрелгән-буятылган булуын ул бер караштан әйтеп бирә. Кайчан нинди урында сыдырганнар, кайсы җирен ремонтлаганнар, ниндирәк кеше йөргән - барын да энәсеннән җебенә кадәр әйтеп сала. Бушка түгел билгеле, аны эксперт буларак чакыртсалар, түләргә кирәк. Дуслары аны шаяртып: "Глаз -алмаз!" - диләр.

Гадәттә, ул кешеләрдән очсызга гына машина сатып алып, аны кыйммәткәрәк сата. Ясыйсы, буйыйсы җирен буйый да, менә сиңа мә, шактый гына керем белән кала!

- Бу эшне башлап җибәрер өчен 200-300 мең сум акчаң булу кирәк. Бер-ике машина аласың. Ясап, арттырып сатасың, шуннан эш китә. Әмма һәрвакыт уңышлы машинага тап булып булмый. Алданган чаклар да була. Чит ил машиналары белән аеруча сак эш итәм. Алар озак тузан җыеп гаражда ята. Үзебезнең машиналар тиз китә, - дип сөйли Илдар. - Берсендә 8 мең сумга бик әйбәт тугызлы машинасы сатып алдым. Авылдагы бер абзыйга бик тә акча кирәк булган. Машинасы - акчага әйләндерә алырдай бердәнбер чарасы. Икенче көнне ул машинаны мин 29 мең сумга бик җиңел сатып җибәрдем.

Кыскасы, Илдар кебек башын эшләтеп, аз гына хәрәкәтләнергә иренмәгән кешеләр менә шулай артык көч түкмичә генә табыш кертә алалар.

Кибетче Альберт

Альберт абый белән күптән түгел генә таныштык. Әлмәт, Бөгелмә кебек шәһәрләрдә аның үз кибетләре бар. Азык-төлек, кием-салым сатмый ул, ә җыен вак-төяк белән сәүдә итә. Әйе, тузга язмаган товарларны халыкка сатып, шактый гына керем кертә. Кибетләренең үзенчәлеге шунда - анда бөтен товар да бер бәядән. Ике сумлык бетергечме, 10 сумлык керешме, әллә инде 40 сумлык савыт-сабамы - анысы мөһим түгел, барысын да бер бәядән куя.

- Безгә мондый төр кибетләр модасы соң килде. Мәскәү, Питер кебек зур шәһәрләрдә инде күптәннән андый супермаркетлар бар. Мин дә күп уйлап тормыйча шуңа тотындым. Аренда, эшчеләр яллау, беренчел товарны сатып алу - аларына шактый тотылды. Әмма мин үземнең чыгымнарны, кибетем ачылып, бер-ике ай үткәч үк капладым, - дип мактанды яңа танышым. - Җәй көннәрендә, бигрәк тә Яңа ел, 8 Март кебек бәйрәмнәрдә табыш әйбәт керә. Кассадан бер көнгә 200 мең сумга кадәр салдырабыз. Эшчеләремне кимсетмим, хезмәт хакын әйбәт түлим. Товарны төрле сайтлардан кайтартам. Әллә кая кадәр барып йөрмим. Акчамны түлим дә, кибеткә кадәр бөтен кирәк-яракны китереп бирәләр. Савыт-саба, аяк киеме кебек товарларны Самара, Чабаксар фабрика-заводларына үзем барып алам. Күпләп сатып алгач, анда миңа шактый ташлама ясыйлар. Кайчакта 50-60 сумлык товарны да алып кайтам. Әмма аны ярты хакка сатам. Ә кайбер вак-төякне, киресенчә, 15-25 тәңкәгә генә табам. Шул рәвешле "убыток" булмый. Кибетләремнең бөтен сере дә менә шунда.

Иң кызыгы, халыкка чүп-чар сатып алу ошый икән!

- Эшли-эшли шуны аңладым, хатын-кызлар комак төсле әйбер җыярга ярата. Кирәкме ул, юкмы, әмма бәясенә кызыгып алып кайтып китә. Үзебезнең һәрдаим килеп әйбер җыеп китә торган клиентларыбыз бар. Без аларны авырулар дибез. Алар һәр көнне бездән берәр нәрсә сатып алмасалар, авырый башлыйлар, - ди кибет хуҗасы.

Чыннан да, андый кибетләргә кергәч, үзебез дә: "И-и, бигрәк очсыз икән," - дип, бер генә әйбер булса да сатып алабыз бит! Ә Альберт абый кебек оста "психолог-сатучылар" безнең йомшаклыктан менә шулай баеп ята.

Таракан үрчетү дә табышлы

Әлмәттә соңгы араларда таракан үрчетеп тә баючылар барлыкка килде. Бу заманында барыбызны да укшыткан шәһәр тараканы түгел, билгеле. Ә бик тә сирәк очрый торган Мадагаскар төре. Аларның озынлыклары хәтта 10 сантиметрга кадәр җитәргә мөмкин. Интернет аша 20 ләп тараканны сатып аласың да (бер таракан бәясе якынча 150 сум була), аларны ярыштырып, кешеләргә "Таракан чабышы" күрсәтәсең. Туйларга, туган көннәргә андый ят күренешне күпләр чакырта икән. Хәтта "Иң тиз таракан" аукционын да оештыралар ди.

Әлбәттә, моның белән теләсә кем шөгыльләнә алмый. Аның өчен тараканнарны карау, үрчетер өчен шартлар тудыру мөһим. "Мадагаскар тараканнарын яратырга, алар белән сөйләшергә һәм күбрәк җиләк-җимеш ашатырга кирәк", дип, язганнар хәтта бу бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләргә. Нәрсә-нәрсә, әмма тараканнар белән бер бүлмәдә йоклап, аларны ашатып торуны мин күз алдына да китерә алмыйм. Әмма шулар табыш китерә икән, нишләп әле алар белән дуслашмаска? Кыскасы, кем ничек байый хәзер. Бары иренмәскә генә кирәк.

Филүзә Хәмидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250