Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Акча өчен шешәдәшен үтергәннәр

Полиция хезмәткәрләре янәдән бер җинаять ачкан. Узган елның сентябрендә өеннән чыгып китеп кайтмаган 30 яшьлек ир-атның кем һәм ни өчен үтерелүе билгеле булган.

Бу хәл Кама Тамагы районы Затон авылы тирәсендә була. 2014 елның 16 сентябрендә торак пунктта яшәүче хатын үзенең өйдәше югалуы хакында җирле полициягә хәбәр итә. Аның сүзләренчә, ир 12 се көнне эшкә дип чыгып китә һәм шул китүдән аны күрүче булмый.

Югалган кешене эзләүгә республика белгечләре дә кушыла. Ир-атның танышларын барлый торгач, югалган көнне аны беркайда да эшләмәүче 3 ир заты белән күргән булулары ачыклана. Баксаң, ул алар белән исерткеч эчемлекләр кулланган һәм хезмәт хакы алуы хакында мактанып сөйләгән, алай гынамы, янында 40 мең сум акчасы булуын да әйткән.

Сорыкортлар аны акчасына кызыгып җинаять юлына басарга - "Юрьевские пещеры" районы тирәсенә барып бәйрәмне дәвам итәргә һәм "акча казнасын" исертеп, акчасын урларга уйлый. Ләкин яшь ир тиз генә бирешми һәм шешәдәшләре юри тавыш чыгарып аның башына тимер ачкыч белән сугалар. Аңын югалткан ир затының 17 мең сум акчасын үзләштергәч, пычак белән кат-кат чәнчеп, өстен балчык белән каплаштырып калдырып китәләр. Мәрхүмнең гәүдәсен табар өчен полиция хезмәткәрләренә зур мәйданны айкарга кирәк була, чөнки җинаятьтә шикләнүчеләрнең берсе дә мәетнең кайда ятканын төгәл генә әйтеп бирә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса