Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ак мәчеттә бәйрәм 3 гыйнварда узачак

Быел Ак мәчеттә Мәүлид бәйрәменә һәм рәбигыл-әүвәл аена багышланган бәйрәм 3 гыйнварда үткәрелә. Тарихи Болгар шәһәрендә Мәүлид бәйрәмен уздыру күркәм традициягә әверелеп бара.

Йөзләгән дин кардәшләребез бирегә килеп, илебезгә, халкыбызга бәрәкәт сорап дога кыла, Пәйгамбәребез Мөхәммәтне (с.г.в.) зурлап салаватлар әйтә. Россия күләмендә уздырылучы Мәүлид бәйрәмендә Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россиянең төрле төбәкләреннән дин әһелләре, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре катнашуы көтелә. Бәйрәм программасы кысаларында рәсми затлар, төрле төбәк мөфтиләре чыгышлары, мөнәҗәтләр, салаватлар әйтү, "Мәүлид ән-Нәби" касыйдәсен уку каралган. Мәүлид бәйрәмен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.
2014 елның 23 декабрендә мөселман календаре буенча өченче ай - рәбигыл-әүвәл ае башланды. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр.
Сөекле Пәйгамбәребезнең туган көне рәбигыл-әүвәл аеның 12 нче көненә туры килә. Рабигыл-әүвәл аенда мәчетләрдә Пәйгамбәребез турында вәгазьләр укыла, мөселманнар өйләрендә мәҗлесләр үткәрәләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр, сәдака өләшәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса