Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ак калфак” яшьләрне өстен күрә

Әлмәт җирлегендә бүгенге көндә моңарчы 23 иҗтимагый оешма эшли иде.

Хәзер аңа тагын берәү өстәлде. Ул хатын-кызларның, гаиләнең һәм балаларның тормыш шартларын яхшыртуда дәүләт сәясәтен билгеләү; хатын-кызларга кагылышлы үткен сорауларны, аеруча эшсезлек проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү; ана һәм бала хокукларын яклау; күп балалы гаиләләргә ярдәм итү; татар гаиләсен саклау аша милләтне үстерү максатын күз уңында тотып эшләүче "Ак калфак" татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге.

Мәгариф, мәктәпкәчә яшьтәгеләр, мәдәният, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче, дөньяга киң карашлы, актив хатын-кызлардан торган оешма муниципалитетта узган беренче очрашуында киләчәккә эш юнәлешләрен билгеләде. Дөрес, әлеге очрашу беренче күмәк җыелыш булса да, аккалфаклылар мөслимә хатын-кызлар берлеге вәкилләре белән берлектә шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә дини-әхлакый мәсьәләләргә багышланган очрашулар уздырырга өлгерде. Утырышта катнашкан район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова оешманың гамәлгә аша торган, реаль планнар белән яшәвен теләде.

- 1980-90 елларда "иркен" тәрбия алган буын үзе бүген балалар тәрбияли. Илгә мәхәббәт, кешегә хөрмәт кебек сыйфатлар тәрбияли алачакмы алар? Бу вәзгыятьне күз уңыннан ычкындырмаска кирәк, - диде җитәкче.

Фикер алышулардан аңлашылганча, иҗтимагый оешма яшьләр белән эшләүне өстенлекле юнәлеш буларак билгели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250