Агуланган гаилә һаман шифаханәдә, нәрсәдән агуланулары – билгесез
Билгесез матдә белән ингалицион агулану дигән диагноз куелган алты кешелек гаилә дүртенче тәүлек инде шифаханәдә ята.
29 яшьлек йөкле ханымның вакытыннан алда тулгагы башланган. Аны шәһәр шифаханәсеннән бала тудыру йортына күчергәннәр. Калганнары - 57 яшьлек хуҗабикә һәм аның дүрт оныгы шифаханәдә.
Аларның шуның кадәр көчле агулануларына китергән сәбәп әлегәчә мәгълүм түгел. Аны ачыклау бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа