Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Аграрийларның эш көннәре: агроиминиятләштерү гамәлдә

Бүген аграрийларның күбесе киләчәк уңышны иминиятләштерү турында уйлана.

"Агроиминиятләштерү алар исәбенә республика да кергән тәвәккәллекле игенчелек төбәкләре өчен аеруча мөһим һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, начар һава шартларыннан курыкмыйча, алдан керемнәрне фаразлау өчен реаль мөмкинлек булып тора", - дип билгеләп үтә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
 
Узган ел Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре көзге культуралар һәлак булу сәбәпле 120 млн сум компенсация алган. Барлык сумма диярлек «Красный Восток Агро»га туры килә. Без агрохолдинг генераль директоры Владимир Панковтан чәчүлекләрне иминиятләштерү тәҗрибәсе белән уртаклашуын сорадык.

- Билгеле булганча, РФ Хөкүмәте авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә көзге чәчү чыгымнарын иминиятләнгән кырларда гына компенсацияләргә дигән карар кабул итте. Татарстанда 218 мең га һәлак булган көзге культураларның 12,5 мең га мәйданда чәчүлекләр иминләштерелгән булып чыкты.

2012 елга кадәр Россия Федерациясендә агроиминиятләштерүгә ярдәм итү системасы бар иде, ул чакта авыл хуҗалыгы җитештерүчесе иминият компаниясенә иминият премиясе суммасының 100% ын түләде, ә берникадәр вакыттан соң дәүләт иминият премиясе бәясенең 50% ын компенсацияләде. Дәүләт субсидияләре төбәкләргә максатчан рәвештә җибәрелде һәм аларның күләме федераль министрлыкларда һәм ведомстволарда билгеләнде.

Яңа кагыйдәләр буенча (2012 елдан башлап) авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре исәпләнгән иминият премиясенең 50% ын түләде, калган 50% ы Россия Федерациясе субъектының вәкаләтле органы тарафыннан иминиятченең исәп-хисап счетына күчерелә. Тик күчеш чорында яңа системага күчү елында иске схема буенча иминият премиясен (100% күләмендә) түләгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре компенсация алмаган. Шулай итеп, элек хәвеф-хәтәрләрне иминиятләштергән барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, дәүләттән вәгъдә ителгән ярдәмне алмыйча, үзләрен алданган дип санадылар. Мәсәлән, «Красный Восток» предприятиеләре бер ел эчендә 80 млн сумга якын акча югалткан. Ил масштабында бу зур тискәре күренеш тудырды, предприятиеләр үз куркынычларын иминиятләштерүдән туктады.

Белешмә өчен: 2019 елда Холдинг буенча көзге культураларның 1 гектарына чыгымнар кертелгән ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чараларына карап, 25000 - 28000 сум тәшкил итте. Уҗымнарның һәлак булуы сәбәпле, яңадан чәчүгә киткән чыгымнарны 1 гектарга 10200 сум исәбеннән иминият компаниясе һәм 1 гектарга 12472 сум исәбеннән дәүләт түләде. Бу сумма барлык чыгымнарны да диярлек компенсацияләргә мөмкинлек бирде. 
Агроиминияләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында (843)221-76-38, 221-76-88 телефоннары буенча киңәшләшергә мөмкин. 

Агроиминияләштерүгә дәүләт ярдәме чаралары белән тулырак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында 2020 елгы чәчү өчен ресурслар бүлегендә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса