Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

АГНИның “Студент язы” фестивале җиңүчеләре билгеле

"Нефтьче" мәдәният йортында "АГНИның студентлар язы -2014" фестиваленең гала-концерты узды.

Әлеге чара уку йорты һәм "Татнефть" җәмгыяте ярдәме белән оештырыла. Тамашачы игътибарына гадәттәгечә факультетларда сайлау турын узган иң яхшы чыгышларны тәкъдим итәләр.

Быелгы фестивальдә инженер-механика факультеты җиңүче дип табылды. Җиңүче кубогын һәм дипломны аларга уку йорты ректоры Александр Емекеев тапшырды. Икенче урынга энергетика һәм автоматика факультеты студентлары лаек булды. Нефть һәм газ, икътисад һәм идарә факультетлары 3 урынны бүлеште.Билет сатудан кергән акчаны оештыручылар гадәт буенча Л.М.Адлер исемендәге аз тәэмин ителгән студентларга ярдәм фондына күчерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250