Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

АГНИ студентлары яшь белгечләр белән очрашты

Әлмәт дәүләт нефть институтының 5 курс студентлары "ТМС-групп" җәмгыяте белгечләре белән очрашты.

Яшь белгечләр студентларга предприятиенең тарихы һәм бүгенгесе турында сөйләде.

Әйтүләренә, 35 еллык тарихы булган предприятиедә эшләүчеләрнең 37 процентын яшьләр тәшкил итә. "ТМС-групп" та яшьләр сәясәтенә игътибар зур булу белән аңлаталар. Узган ел гына да яшьләр программаларын гамәлгә ашыруга 9 млн сум акча бүленгән. Очрашуда уку йортының инженер-механика факультеты студентлары кызыксындырган сорауларына җаваплар да ишетте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса