Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

АГИМС мөгаллимнәре һәм студентлары "Татарстан – Яңа Гасыр” каналындагы "Башваткыч” уенында катнашты

1 февральдә АГИМС мөгаллимнәре һәм студентлары "Татарстан - Яңа Гасыр" каналындагы "Башваткыч" уенында катнашты


Уку-укыту эшләре буенча проректор Рәфкать Шаһиев, урта һөнәри белем бирү факультеты укытучылары Фәридә Шиһапова, Инга Шәйхулова Әлмәт шәһәре һәм районының тарихы, географиясе, атаклы шәхесләре, истәлекле урыннары турындагы сорауларга җаваплар бирде. Уенда катнашучылар белемнәрен, тапкырлык һәм зирәклекләрен күрсәтеп кенә калмыйча, тамашачыларны үзләренең җырлары белән дә сөендерде.
Институт ректоры, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Ильяс Сәлахов "Татарстан - Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенә рәхмәтен белдерде, район башлыгы Мәҗит Салиховның сәламнәрен җиткерде һәм күчтәнәчләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса