Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Афәт янәшәбездә йөри

ВИЧның куркыныч афәт булуы планетаның барлык почмакларында мәгълүм булса да, ВИЧ/СПИД эпидемиясе һаман саен киңрәк тарала бара. СПИД җир йөзендә яшәүче 20 миллионнан артык кешенең вакытыннан алда үлүенә китерде.

ВИЧ/СПИДтан кешеләр һаман үлә тора, чөнки ВИЧ-инфекцияне дәвалый торган дарулар һәм вакцина әлегә юк. Менә шуңа да ВИЧ/СПИД - социаль-куркыныч һәм социаль мотивацияле авыру, ул үз-үзеңне тоту рәвеше белән бәйле.
ВИЧ иң беренче чиратта яшьләрне, барыннан да бигрәк тәртипсез җенси тормыш белән яшәүче, инъекцияле наркотиклар куллана торган кешеләрне зарарлый. Ләкин соңгы елларда бу инфекция халыкның имин катлауларына да ешрак үтеп керә бара.
Май аеның һәр өченче якшәмбесендә бөтен дөньяда Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне үткәрелә. Аның максаты - Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда ВИЧ-инфекция һәм СПИД эпидемиясе белән бәйле нәтиҗәләргә халыкның (бигрәк тә яшьләрнең) игътибарын җәлеп итү. Бу көн 1983 елдан бирле ел саен билгеләп үтелә.
Бу афәтнең таралуын туктату өчен җәмгыятебезгә зур тырышлык куярга кирәк. Эпидемия елдан-ел тарала бара. ВИЧ проблемасы яшь буенча да, социаль чикләүләрне дә белми. Ул бөтен кешегә дә кагыла ала.
Россия яшь буынны югалтырга мөмкин. Ә яшь буынсыз ил - ул киләчәге булмаган ил. Ләкин аек яшәү рәвешен пропагандалап һәм аны үзең дә кулланып яшьләр илебезне СПИДтан коткарып кала алалар.
Эпидемия кагылган кешеләргә карата битараф калмагыз! Саклап кала алмаганнарны, әлеге афәттән якты дөнья белән хушлашканнарны онытмагыз - исәннәр хакына! Үзегезнең сәламәтлегегезне һәм якыннарыгызның сәламәтлеген саклагыз!

Р.УСМАНОВА,
СПИД-үзәкнең баш табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250