Аек булмаган үсмер машина куып алып киткән
Яр Чаллының Яшьлек проспектында аек булмаган хәлдәге үсмер бала - мәктәп укучысы Ока машинасын куып алып киткән.
Ләкин ерак китә алмаган, юл кырыендагы киртәгә бәрелеп туктаган. Руль артында утыручының үзенә берни дә булмаган, әмма янәшәсендә утырган иптәше имгәнү сәбәпле шифаханәгә озатылган. Әлегә Ока хуҗасын эзләү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа