Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Адымнар” тапшыруы “ТЭФИ-Регион” Бөтенроссия телевизион конкурсында җиңү яулады

"Яңа гасыр"/"Новый век" телерадиокомпаниясе Россия телевидение академиясенең махсус номинациясенә һәм призына лаек дип табылды

27-29 ноябрьдә Татарстан үзенең башкаласы Казанда "ТЭФИ-Регион" XI Бөтенроссия телевизион конкурсының финал турын үткәрде.

Финалистлар ике дистәдән артык номинация буенча "Пирамида" комплексында уздырылган тантанада зурлап бүләкләнде. Анда Татарстан җитәкчелегеннән ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова килде, тантанада РФ спорт министры урынбасары Сергей Шелпаков, "Россия телевидениесе академиясе" фонды президенты, РФ Президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой, әлеге фондның генераль директоры Этери Левиева, Россия телевидениесе академиясе вице-президенты Игорь Мишин, телевидение аксакалы Владимир Познер рәислегендәге 29 кешедән торган мәртәбәле жюри әгъзалары һәм Россия телевидениесенең башка күп санлы йолдызлары катнашты.

Татарстан сәхнә осталары чыгышлары белән үрелеп барган тантанада конкурс финалистларыннан исә Татарстан ягыннан анда узган бердәнбере - "Татмедиа" ААҖ филиалы"Казан" телерадиокомпаниясенең "Адымнар" тапшыруы "Атналык мәгълүмати-аналитик программа" номинациясе буенча иң беренче булып ТЭФИ сынын һәм җиңүче дипломын алды. "ТЭФИ-Регион" премиясенә дәгъва иткән 535 конкурсант арасында әнә шулай югары бәяләнгән телерадиокомпания генераль директоры Мәдинә Тимерҗанова, рус телендә эфирга чыга торган тапшырулар бик күп, ә татар телендәгесе шундый шәп призга лаек булуы - ул үзе үк үзенчәлек, дигән фикер белдерде. "Татар теле дә, рус теле дә файдаланылышта булган республикада яшибез, һәр буынның, шул исәптән телевизион буынның, үз телен, традицияләрен саклап калу олы дәрәҗә санала. "Адымнар" тапшыруы бездән соң киләчәк буын алдындагы җаваплылыгыбыз дип аңларга кирәктер", - диде. Шулай итеп, "Казан" телерадиокомпаниясе "Адымнар"ы белән телевидение тарихына "ТЭФИ-Регион" конкурсында җиңүче булып кереп калды.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250