Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Адмирал»да үлүчеләр саны 14 кә җитте

11 мартта "Адмирал"да көндез чыккан янгында үлүчеләр саны бүген сәгать 12 гә 14 кеше булды.

Зыян күрүчеләр саны 64 кеше. Бу вакытта Казанда янгын урынында хәрабәләрне актару эшләре бара. Аларның күләме 8 мең кубометр тәшкил итә. Хәзерге вакытта 48 үзбушаткыч машина төрле конструкцияләр чыгарылган.

Фаҗига булган урында 915 кеше һәм 186 берәмлек техника эшли. 3 эзләү-коткару төркеме хезмәт куя. 21 психолог урында зыян күрүчеләргә ярдәм итү белән мәшгуль.

Хәрабәләр астында тагын егермеләп кеше калган дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса