Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын эше буенча ике эшчегә гаепләү белдерелгән

Алар саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кеше үлеменә китергән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуда гаепләнә.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү органнары "Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын эше буенча ике эшчегә гаепләү белдерде. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин әйткән, дип яза "Татар-информ".
Шулай итеп, Мари Эл республикасында яшәүче 22 яшьлек Наил Габделхәевка һәм 49 яшьлек Фирдинат Ульдановка гаепләү белдерелгән. Алар РФ ҖК ның 216 маддәсе 3 нче өлеше ("Саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кеше үлеменә китергән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү") буенча җинаять кылуда гаепләнә.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, шикләнелгән затлар фаҗига көнендә базар администрациясе йөкләмәсе буенча "Адмирал" сәүдә үзәгендә ремонт эшләре үткәргән, шул исәптән түбәдә газ баллоны һәм җылыткычы кулланылган. Тикшерү аларның эше нәтиҗәсендә сәүдә үзәгендә янгын чыккан дип фаразлый.
Ир-атлар гаепләрен танымады. Тикшерүче ходатайствосы буенча суд аларга карата сак астына алу чарасын сайланган.
Хәзер янгын килеп чыгу сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән барлык гамәлләр тикшерелә. 470 тән артык зыян күрүчедән һәм 200 дән артык шаһиттан сорау алынган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Хәзергә бу эш буенча 11 кеше җинаять җаваплылыгына тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса