Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Административ комиссия утырышы булды

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рияз Комаров җитәкчелегендә административ комиссия утырышы булды.


Утырышта каралган 35 эшнең күпчелеге экология нормалары сакланмау белән бәйле. Районның Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе тарафыннан барлыгы 34 кагыйдә бозучы җавапка тартылды. Аларның 20се физик зат, 11е вазифаи зат.

Каты көнкүреш калдыкларын тиешсез тәртиптә ташлаган өчен 15 кешегә дәгъва белдерелде. Түбәләрне бозлардан чистарту да актуаль булып кала. Бу пункт буенча административ җаваплылыкка 8 зат тартылды, яшел зоналарны бозган өчен 5 протокол тутырылды.

Комиссия эше нәтиҗәсендә барлыгы 249 300 сумга штраф салынды, шуның 195 меңе вазифаи затларга, 54 300 сумы физик затларга.

Торак йортларның түбәләрен боздан вакытында чистартмаган өчен 6 идарәче компания 90 000 сумга штрафка тартылды.

http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса