Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертелә

15 ноябрьдә үзгәрешләр үз көченә кергәннән соң машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән кешеләр юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшыру өстенә бөтен булган штрафларын да түләп бетерергә бурычлы булалар.

Төзәтүләр хәрби хезмәткәрләргә, махсус исемнәре булып, хәрби җыеннарга чакырылучыларга, эчке эшләр, җинаять-башкару системасы органнары һәм эчке учреждениеләре хезмәткәрләренә дә кагыла. Хәзер алар гомуми нигезләрдә җавап бирәчәкләр. Элек дисциплинар җаваплылыкка гына тартыла торган булганнар.

Моннан тыш, үзгәрешләр автомат режимда камера теркәгән штрафларны түләмәгән өчен административ кулга алудан азат итә. Шофер штрафларны икеләтә күләмдә түләячәк яки 50 сәгать мәҗбүри эшләргә җәлеп ителәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса