Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда бассейн һәм спорт үзәкләре ачыла , әмма таләпләр дә бар

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле рәвештә кертелгән кайбер чикләүләр бетереләчәк.

Санитар-эпидемиологик вәзгыятьне һәм Covid-19ның таралу үзенчәлекләрен исәпкә алып, гамәлдәге карарга үзгәрешләр кертелгән. Алар Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан имзаланган.

Агымдагы елның 5 июненнән алып Татарстан халкы өчен мунча һәм сауналарга бару рөхсәт ителә.
Моннан тыш, ваклап сату объектлары эшен 22.00 дән 6.00 сәгатькә кадәр чикләү язылган пункт үз көчен югалткан дип танылды, ягъни кибетләргә тәүлек әйләнәсе эшләргә рөхсәт ителә.

Шул ук көннән Татарстанда дини корылмалар һәм оешмалар ачылачак, республикада яшәүчеләргә битлек-перчатка режимын үтәгән очракта дини гыйбадәтханә, мәчетләргә, синагогларга йөрергә рөхсәт ителә.

Шулай ук мәйданы 400 кв. метрдан артмаган бу биналарда һәр мәхәллә кешесе яки рухани өчен гыйбадәтханәнең 4 кв.м. мәйданы билгеләнергә тиеш. Мәйданы зуррак булган очракта, мондый бинада бер үк вакытта руханилар һәм хезмәткәрләрне исәпкә алып, халык саны 100 кешедән армаска тиеш.

5 июньнән спорт җиһазларын социаль дистанцияне тәэмин итеп урнаштыру шарты белән фитнес-үзәкләр, йөзү бассейннары эшли башлаячак.
Спорт белән шөгыльләнү бүлмәләрендә һәр кеше өчен 4 кв.м., ә бассейннарда 5 кв. м. мәйдан бүлеп бирелергә тиеш.

Әлмәт районында әлегә сәүдә үзәкләренең эшчәнлеге яңартылмый. Шулай ук кинотеатрлар, төнге клублар, балалар өчен уен бүлмәләре һәм башка күңел ачу оешмалары аман да ябык.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса