Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Спорт үзәкләре, китапханә һәм музейлар ачыла

Татарстан Хөкүмәте 18 майдан тренер белән шәхси тренировкалар үткәрү өчен спорт үзәкләре, йөзү бассейннары һәм фитнес-үзәкләр эшчәнлегенә рөхсәт бирде.

Моны 17 майда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»гы карарның яңа редакциясе күздә тота. Тренер бер кеше белән генә шөгыльләнгән очракта әлеге үзәкләргә эшчәнлек җәелдерергә рөхсәт ителә. 
 
Моннан тыш, хөкүмәт шул ук карар белән гражданнар өчен ачык һавада спорт һәм физкультура белән шөгыльләнү шартын да кертте: ике кешедән артмаска һәм аларның арасы биш метр булырга тиеш.  

Моннан тыш, бүгеннән музейлар, китапханәләр дә үз ишекләрен ачачак. 

“Биш кешедән артык булмаган төркемнәргә шулай ук индивидуаль экскурсия хезмәте күрсәтү рөхсәт ителә,  махсус радиоҗиһазлар булган очракта – кешеләр саны уннан артмаска тиеш", диелә карарның яңа редакциясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса