Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минтимер Шәймиев: Конституциягә төзәтмәләр Россияне һәрьяклап ныгытуга юнәлдерелгән

Төп законның барлык нигезләмәләре дә, шул исәптән, халыкларның туган телләрен саклау хокукы да, һичшиксез, үтәлергә тиеш.

Россия Федерациясе Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр, эчке һәм тышкы факторларны исәпкә алып, илне һәрьяклап ныгытуга юнәлдерелгән. Бу хакта Татарстанның беренче Президенты һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белдерде.  
  
"Иң мөһиме-төп законның барлык нигезләмәләре тайпылышсыз үтәлергә тиеш. Аерым алганда, РФ Конституциясе аның барлык халыкларына туган телне саклау хокукын гарантияли. Конституция гаранты — безнең Президентыбыз-һәрвакыт туган тел, ана теленең, һәр халык өчен әһәмиятен ассызыклый", - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.  

Аның сүзләренә караганда, Конституция төзәтмәләр белән ил Президенты Владимир Путин белән Бер дулкында эшләүгә юнәлтә. 
 
"Тотрыклы хакимият-имин, уңышлы үсә торган ил", - дип тәмамлады сүзен ТР Дәүләт Киңәшчесе.
  
Исегезгә төшерәбез, гомумхалык тавыш бирү 1 июльдә узачак. 25 июньнән Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча алдан тавыш бирү процедурасы башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса