Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“A321” аэробусын шартлатучылар турында мәгълүмат өчен Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте 50 млн АКШ доллары күләмендә акча вәгъдә итә

Моңа кадәр ведомство башлыгы Александр Бортников Россия самолетының Мисырдагы һәлакәте теракт нәтиҗәсендә килеп чыгуы турында хәбәр иткән иде.

РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте Россиянең "Когалымавиа" авиакомпаниясе самолетын шартлатуга катнашы булган террористларның кемлеген билгеләргә ярдәм итәчәк мәгълүмат өчен 50 млн доллар күләмендә акча вәгъдә итә.

"Федераль куркынычсызлык хезмәте, террористларның кемлеген билгеләүдә ярдәм сорап, Россия һәм халыкара җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итә. Җинаятьчеләрне тоткарларга ярдәм итәчәк мәгълүматлар өчен 50 млн АКШ доллары күләмендә акча түләнәчәк", - дип хәбәр иттеләр РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең җәмәгать элемтәләре үзәгендә, дип яза "Интерфакс".

Моңа кадәр РФ ФКХ (ФСБ РФ) башлыгы Александр Бортников Россия самолетының Мисырдагы һәлакәте теракт нәтиҗәсендә килеп чыгуы турында белдергән иде. "Моны теракт дип атарга була", - диде ул. "Очыш вакытында тротил эквивалентында 1,5 кг-га кадәрле куәтле кулдан ясалган шартлаткыч җайланма хәрәкәткә килгән. Шуның нәтиҗәсендә, самолет һавада ук тарала башлаган. Самолет фюзеляжы өлешләренең төрле якларга таралуы да шуның белән аңлатыла", - диде Бортников РФ куркынычсызлык советы утырышында. Утырышның видеоязмасы бүген "Россия 1" телеканалы эфирында күрсәтелде. Моңа җавап итеп, РФ Президенты Владимир Путин Мисырда Россия туристлары булган самолет бортында шартлау оештырган террористлар табылачак, дип белдерде. "Кайда гына качкан булмасыннар, без аларны һәркайда эзләячәкбез. Без аларны планетаның теләсә кайсы почмагыннан табып, җәзага тартачакбыз", - диде Путин РФ куркынычсызлык советы утырышында.

Искәртеп үтик: 31 октябрьдә "Когалымавиа" компаниясенең Шарм-эль-Шейхтан Санкт-Петербургка очкан "А-321" самолеты Мисырда һәлакәткә юлыкты. Нәтиҗәдә, самолетта булган 224 кешенең гомере өзелде.

("Татар-информ")

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса