Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

9 һәм 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар имтихан бирәчәк фәннәрне 1 нче мартка кадәр сайлап алырга тиеш

Теге яки бу фәннән имтихан тапшыру буенча үгетләүләр булырга тиеш түгел, дип кисәтте Данил Мостафин

Агымдагы елның 1 нче мартына кадәр, Бердәм дәүләт имтиханын тапшыручылар һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясен узучылар, сайлап алу мөмкинлеге булган фәннәр буенча фикерләрен тәгаенләргә тиеш. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.

9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар барлыгы 5 имтихан тапшырырга тиеш: аларның өчесе мәҗбүри (рус теле, татар теле һәм математика) һәм икесе - укучы ихтыярында. Мәктәпнең чыгарылыш укучылары исә рус теле һәм математикадан Бердәм дәүләт имтиханын мәҗбүри тапшыра, сайлап алу мөмкинлеге булган предметлар саны чикләнмәгән.

Данил Мостафин әйтүенчә, узган елда элемтә чараларын эшкә җиккән өчен 60 укучы имтиханнан куылган, БДИ да катнашучыларга мөнәсәбәттә 84 административ эш кузгатылган, шул исәптән, укучыларга карата - 48 эш. Контроль-үлчәү материалларын интернетта урнаштырган өчен 4 эш нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылган. Мондый закон бозулар Арча, Түбән Кама районнарында, Казанның Идел буе һәм Вахитов районнарында теркәлгән.

Данил Мостафин алдагы елларда республикада теге яки бу фән буенча имтихан тапшырудан баш тарттыру очраклары булгалаган. Муниципаль берәмлекләрдәге мәгариф идарәләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, ул, укучыларны үгетләп күндерүләр булырга тиеш түгеллеген ассызыклады. "Имтихан бирү өчен фәннәрне укучылар һәм аларның ата-аналары үзләре сайлап алырга хокуклы", - дип белдерде ул.

"Татар-информ"

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250