Әлмәт таңнары

9 айлык баланы урлаучы элемтәгә чыккан

Баланың анасы ярдәм сорап, полициягә һәм Белоруссия посольствосына мөрәҗәгать иткән.

Кичә телевизорда әлеге вакыйга турындагы сюжеттан соң, кызчыкны урлаган Федор Иванов баланың анасына скайп буенча шалтыраткан. Бу вакытта кызчыкның елаганы ишетелгән. Ир-ат бала янында няня барлыгын әйткән. Ә менә аны кайда яшереп тотуын ачып салмаган. Мария Мажар кызы өчен нык борчыла, бала ана сөте белән тукланган булган.

Федор яшәгән Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә йортны полиция хезмәткәрләре сагалый. Әмма күршеләре әйтүенчә, биредә күптән беркемнең дә күренгәне юк. Бистәдә Ивановлар бай тормыш белән яши, дип белдергәннәр. Ә Мария әле студент кына икән. Белоруссия посольствосында кызга ярдәм итәргә ышандырганнар.

Реклама

Адвокатлар фикеренчә, бу очракта җинаять эше ачмаска да мөмкиннәр, чөнки документлар буенча Федор кызның атасы санала һәм ул да әни кеше кебек үк хокукларга ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: