Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Хезмәт министрлыгы: марттан 9 500дән артык кеше эшкә урнаштырылган

Республикада эшсез кешеләр саны арту темплары кимегән.

Республикада эшсез затларның саны арту темпы кимеде, дип белдерде журналистларга ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

«Хәзер без тотрыклы эшкә чыгабыз. Эшсезләрнең үсеш темплары кими, аерым муниципаль берәмлекләрдә - стабильләшә. Мәшгульлек хезмәте аша эшкә урнашучылар саны арта да арта. Беренче марттан мәшгульлек хезмәте аша 9,5 меңнән артык кеше эшкә урнаштырылган", - диде министр.

Аның сүзләренә караганда, кризис чорында эшкә урнашу процессы туктатылган диярлек, чөнки предприятиеләр эшсез режимда булган.

«Бүгенге көндә без атна саен меңгә якын кешене эшкә урнаштырабыз. Коронавирус белән бәйле кризисның үзенчәлеге эшсезләр саны артуда, әмма вакансияләр кимүдә түгел", - дип билгеләп үтте Зарипова.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Хөкүмәте эшсезлек буенча пособие түләүгә 13,5 млрд.сум бүлеп бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса