9-12 гыйнварда көчле буран булуы көтелә
Иртәгәдән республикада һава торышының сизелерлек үзгәрүе көтелә.
9 гыйнвар көнне бераз кар явачак, төнлә 18-23 градус салкын булачак. Көнчыгыш районнарда температура 28 градуска кадәр җитәчәк, көндез максималь температура 11-16 градус булачак.
10-12 гыйнварда вакыты белән кар явуы, буран булуы көтелә. Юлларда кар көртләре барлыкка килергә һәм күз күреме начарланырга мөмкин.
Синоптиклар 10 гыйнварда 13-18 градус, көндез 7-12 градус салкын булачагын әйтә. 11-12 гыйнварда төнлә 7-12, көндез 3-8 градус салкын булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа