Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

88 яшьлек әбине алдап 100 мең сумын алганнар

Мошенниклар кармак салуларын дәвам итәләр. Ә ышанучан кешеләр аңа эләгә тора.

Казанда 76 яшьлек пенсионер ханымга кәрәзле телефонына шалтыратып улын тоткарлауларын әйтәләр. Имеш, аның акча бирәсе булган. Аферист пенсионерга улы өчен түләргә тәкъдим итә. Әлбәттә, ана кеше түзәме соң, ике дә уйламый терминал аша 7 мең сум акча күчерә. Ә менә 88 яшьлек пенсионер улы "юл-транспорт һәлакәтенә эләккәне өчен" соңрак фатирына ук килгән таныш булмаган ханымга 100 мең сум акчасын биреп җибәрә. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тагын бер кат тикшермичә, улыгызга яки авыр хәлгә юлыккан дип хәбәр ителгән туганыгызга шалтыратмый торып акчалар күчермәскә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса