Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда үзмәшгульләр саны 83 мең кешегә кадәр арткан

Үзмәшгульләр кече һәм урта бизнес вәкилләре кебек үк ярдәм чаралары алачак.

ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, агымдагы ел башына республикада 57,6 меңгә якын үзмәшгуль кеше исәпләнгән.
 

«Бүгенге көндә бу сан 83 меңнән артык кеше тәшкил итә. Без монда билгеле бер үсеш күрәбез. Моннан тыш, үзмәшгульләр кече һәм урта бизнес ала торган ярдәм чараларын да алачак дигән карар кабул ителде", - дип ассызыклады ул.

Элегрәк «Татар-информ» МА республикада үзмәшгуль гражданнар эшчәнлегенең төп өлкәләре – ташу, репетиторлык, пекарнялар һ.б. турында хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса