Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанлылар Рөстәм Миңнехановка ышаныч белдерде

Сайлаучыларның 83,28 проценты Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш биргән.

Татарстанның участок сайлау комиссияләрендә беркетмәләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча республиканың хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов өчен барлык сайлаучыларның 83,28 проценты тавыш биргән. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Гадел Россия» партиясе вәкиле Альмир Михеев 4,87 процент (114 мең 269 кеше) тавыш белән икенче урында. «Россия коммунистлары» партиясеннән кандидат Альфред Вәлиев 4,64 процент (107 мең 460 сайлаучы) тавыш җыйган.

«Партия Роста» кандидаты Олег Коробченко 3,58 процент (82 мең 920 сайлаучы) тавыш җыеп, дүртенче урынга чыккан. ЛДПР вәкиле Владимир Сурчилов өчен 2,84 процент (65 мең 931) тавыш җыелган.

«Татарстанда барлык сайлаучыларның 78,78 проценты тавыш биргән. 65 территориаль, 2807 участок комиссияләре нең барысы да нәтиҗәләрне юллады», — диде Андрей Кондратьев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса