Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

80 яшьлек әбине үз подъездында кыйнаганнар һәм талаганнар

Берничә көн элек күпфатирлы йорт подъездында әбигә билгесез кеше ташлана һәм йөзенә йодрык белән берничә тапкыр сугып, акча янчыгын тартып ала.

Килгән зыян 1160 сум була. Вакыйга Лениногорскида теркәлә. Пенсионер әби полициягә мөрәҗәгать итә. Озак та үтми, хокук сакчылары җинаятьтә гаепләнүче таба. Ул әбигә барлык акчасын да кайтарып бирә. "Талау" маддәсе буенча бу уңайдан җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса