Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

80 яшьлек әби акчаларын «яңарткан»

Түбән Кама шәһәрендә 80 яшьлек әби 26 мең сум акчасын «шаяртулар банкы» купюраларына алыштырган.

Билгесез кеше телефоннан шалтыратып, ялгыз яшәүче пенсионер ханым янына Пенсия фондыннан ике хезмәткәр киләчәген хәбәр итә. Кич белән «фонд вәкилләре» чыннан да килә һәм тиздән акча реформасы булачагын әйтеп, әбинең кулындагы акчаларын яңага алыштырырга тәкъдим итә. Шулай итеп әби 26 мең сум акчасын «яңарта». Тиздән ул яңа акчаларның «шаяртулар банкы» кәгазьләре булуын абайлап ала. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре мошенникларны эзли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса