Әлмәт таңнары

8 март көнне 28 яшьлек хатын-кызны талаганнар

Бәйрәм көнне соң гына өенә кайтып баручы ханым артыннан таныш түгел ир күзләп баруын абайлый. Һәм аны уздырып җибәрергә теләп туктала.

Реклама

Ә тегесе юлын дәвам итәсе урынга, хатынның җилкәсеннән рюкзагын йолкып ала һәм кача. 28 яшьлек Чаллы кешесе шундук полициягә хәбәр итә. Талаучының билгеләрен, биштәрендә кәрәзле телефоны булуын да әйтә. Гомуми зыянны ул 40 мең сумнан артыграк дип бәяли. Оператив-эзләү чаралары барышында хокук сакчылары 28 яшьлек беркайда да эшләмәүче, элек тә хөкем ителгән ир-атны тоткарлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: