Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне

Социаль хезмәткәрләр көне Россия Президенты Указы белән 2000 елдан бирле уздырыла. Әлмәттә социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен "Ветеран" инвалидларны реабилитацияләү үзәге бинасында билгеләп үтте.

Россиядә мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтүнең үз тарихы бар. Петр I дәүләт социаль яклау системасына нигез салачак Указны игълан итә. Картлар, инвалидлар яшәгән йортларда авыруларны карасын, ярдәм итсен өчен ун авыру кешегә бер сәламәт кеше булырга тиеш, дип язылган була анда.

Социаль хезмәткәрләр көне - кемгәдер килгән авырлык, сынауларны, кемдер кичергән фаҗигане йөрәгенә якын алып, үзенекедәй кабул итеп, кешеләрнең рухи, матди хәлен яхшырту өчен барысын да эшләргә әзер булганнарның һөнәри бәйрәме.

- Һәр кеше күпмедер дәрәҗәдә социаль яклауга мохтаҗ. Проблемалары, борчулары булганнар безгә мөрәҗәгать итә, чөнки без күпкырлы ярдәм күрсәтәбез, - диде "Ветеран" инвалидларны реабилитацияләү үзәге директоры Ольга Емелина. - Социаль хезмәткәрләр, кадрлар бүлеге, бухгалтерия, ашханә хезмәткәрләре - барысы да булышырга әзер. Социаль өлкәдә эшләүчеләр башкалар белән чагыштырганда ике тапкыр тынычрак, ике тапкыр яхшырак, түзем, сабыр булырга бурычлы. Без кешеләрне проблема, бәхетсезлекләр, күңелсезлекләрдән саклыйбыз.

Котлауларга социаль яклау идарәсе начальнигы урынбасары Кадрия Гыйматдинова да кушылды:

- Әлеге өлкәдә күпчелек хатын-кызлар эшли. Әлмәт районында 293 социаль хезмәткәр 85 мең кешегә социаль ярдәм күрсәтә. Аларның авыр һәм җаваплы эшләрендә уңышлар, сәламәтлек телибез.

Бәйрәм чыгышлары үзешчәннәр башкаруында концерт номерлары белән үрелеп барды.

Роза Сәхбетдинова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250