Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

758 кеше эшсез калган

26 ноябрьдән алып 2 декабрьгә кадәр булган вакыт аралыгында 758 татарстанлы эшсез дип танылган.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, икътисади эшчәнлек төрләре өлкәсендә бу мәсьәлә буенча әйдәп баручы булып күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагы тора. Эшсез дип танылган 107 кеше нәкъ менә әлеге өлкәдә тир түккән булган. Узган хисап атнасы белән чагыштырганда теркәлгән эшсезләр саны 38 кешегә арткан.

Эшсезлек дәрәҗәсе узган атнадагы сыман 0,72% тәшкил итә.

Иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе Лаеш һәм Актаныш районнарында. Ул 0,2% һәм 0,3% тәшкил итә. Югары Ослан һәм Буада да эшсезлек зур түгел (0,51 һәм 0,52%).

Үз чиратында иң югары эшсезлек дәрәҗәсе Кама Аланында һәм Яшел Үзәндә (3,58 һәм 2,2%). Әйтергә кирәк, мондый хәл күбесенчә эшче куллар җитмәү сәбәпле барлыкка килә. Кама Аланындагы 287 теркәлгән эшсезгә 109 вакансия генә тәкъдим итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса