Әлмәт таңнары

75 елга иректән мәхрүм иткәннәр

Татарстанның Югары Советы "Лиса" наркосиндикатта катнашучыларга карата әнә шундый хөкем карары чыгарган.

Хәбәр ителгәнчә, республиканың наркополиция хезмәткәрләре синтетик наркотикларны күпләп сату белән шөгыльләнүчеләрне ачыклады. Аларның күбесе үзләре үк әлеге матдәләрне куллана торган, элек тә җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Уздырылган махсус операция барышында әлеге "җәмгыять"нең башлыгы һәм аның ярдәмчеләре дә тоткарлана. Аларның фатирлары күпләп сату белән шөгыльләнүче складны хәтерләткән. Үлем белән янаучы товар һәр җирдә булган. Тикшерү вакытында 4 меңнән артык доза тарта торган катнашма һәм 1 меңнән артык таблеткадан тыш травматик пистолетлар да табылган. Җинаятьчел җәмгыятьнең барлык кешеләре дә гаепле дип табылган. Иң зур срок - 15 ел да 11 ай җәмгыять башында торучыга бирелгән. Ярдәмчеләре исә 12,5 елларын каты режимдагы колониядә уздырачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: